logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Районный Дом культуры»
муниципального района Стерлибашевский район
Республики Башкортостан

Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме

17 марта 2024

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.
Шушындый матур, көяшлы көннәрдә, безнең Тятер-Араслан авылында да гөрләтеп бәйрәмнәр узды. Авылдашлар белән, җырлап-биеп, Ңәүрүзбикәне каршыладык.
Кунакларны матур табыннар, күңелле уеннар каршы алды.
Хөрмәтле дуслар, киләчәктә дә, шулай бергәләшеп бәйрәмнәрне каршы алырга насыйп булсын. Яз бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз!