logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Районный Дом культуры»
муниципального района Стерлибашевский район
Республики Башкортостан

Ягез әле, әниләр!

11 марта 2024

8 Март – хатын-кызлар бәйрәменә багышланган кичәдә авылыбызның уңган кызлары һәм киленнәре “Пешкән җиләкләр” командасы белән Мортаза авылының “Шәп килендәр” командасы «Ягез әле, әниләр!» дип аталган бәйге уздырдылар.Ике авыл арасындагы ярыш бик күңелле һәм кызу барды. Бәйгебезнең беренче туры «Кайнанага хат» дип аталган иде. Бу бик катлаулы бирем булганлыктан, хатны язу өчен вакыт бирелде.Ул арада хөрмәтле хатын- кызларыбызны бәйрәм белән котлап һәвәскәр артистларыбыз Хайбуллина Гәлия апа белән Музафаров Минислам абый моңлы җырларын бүләк иттеләр. Ике команда да шушы хатлары белән чыгыш ясаганда, кайнаналар көлеп тә куйдылар, елап та алдылар…
Бәйгедә катнашучыларыбыз төрле милләт биюен дә , утырган килеш бик оста башкардылар, артистларга ошатып жырладылар, сценка куйдылар. “Җиләк”командасы чын артистлар булып уйнап күрсәткәндә, хатын-кызларыбыз рәхәтләнеп көлделәр.
Яңа конкурска әзерләнер өчен музыкаль тәнәфесләр, тамашачылар белән күңелле уеннар оештырылды.Авыл хәкәмияте башлыгы Дамир Зиннур улы Гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлап, матур теләкләр юллады. Мортаза авылыннан килгән кунагыбыз, шагыйрә Тамара Гәлинур кызы үзенең шигырьләрен укып, тамашачыларны сөендерде. Бәйгедә катнашучыларның осталыгын абруйлы жюри бәяләп барды. Йомгак ясаганнан соң, дуслык жиңде, дип игълан иттеләр. Бәйгедә катнашкан кадерле хатын-кызларыбызга, моңлы җырларын бүләк иткән сандугачларыбызга һәм кичәбезне уздырырга ярдәм иткән Ильдар Рим улына олы рәхмәтләребезне житкерәбез. Хатын-кызлар бу бәйрәмнән бик канәгать калдылар. “Кызлар, чын бәйрәм ясадыгыз, рәхәтләнеп ял иттек. Ихлас күңелдән рәхмәт сезгә”, – дип күңелебезне күтәрделәр.