logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Районный Дом культуры»
муниципального района Стерлибашевский район
Республики Башкортостан

Ватанны Саклаучылар көне

27 февраля 2024

23 февраль – Ватанны Саклаучылар көне. Бу бәйрәм-хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклаган батырларга, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп ил сагында торучы ир-егетләргә олы ихтирам билгесе. 22 февраль көнне, әлеге бәйрәм уңаеннан, авыл мәдәният йортында “Хәтирәкәй“ансамбле катнашлыгында концерт оештырылды. Бәйрәм күтәренке рухта, моңлы җырлар,шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.Хөрмәтле ир – егетләребез Бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.