logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Районный Дом культуры»
муниципального района Стерлибашевский район
Республики Башкортостан

Яңа ел аяк баса

4 января 2024

Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
30 нчы декабрь Турмай мәдәният йортында “Яңа ел ишек кага!” диеп исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәм концерты программасы жыр һәм биюләр белән ,кызыклы күренешләр, уеннар белән үрелеп барды. Яна ел бәйрәмен кунелле итеп уткәрүгә зур өлеш керткән артистларыбызга, барлык уеннарга бүләкләр алуда ярдәм иткэн, авыл хуҗалыгы башлыгы Ильдар Гаскаровка зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Яңа ел белән!🌲🌲🌲