logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Районный Дом культуры»
муниципального района Стерлибашевский район
Республики Башкортостан

“Саумысыз, авылдашлар!” бөтен авылдашларны үзенә җыя

21 июня 2023

18 июнь көнне районыбызның гүзәл табигать кочагында урынлашкан Мортаза авылында “һаумыһыгыз, авылдаштар!” бәйрәме үтте.
Бер туфракта уйнап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайта. “Саумысыз, авылдашлар!” бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.
Биредә яшәүчеләр саны аз калса да, шушы төбәктән чыккан кешеләр анда эзне суытмыйлар, кайтып йөриләр, очрашалар. Иртәдән үк һава торышы да матур булып, кояш нурларын сипте. Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, авылдашлары, туган-тумачасы дус ише белән очрашты, аралашты.Кеше кая гына яшәсә дә, бу тормышта нинди генә дәрәҗә һәм уңышларга ирешсә дә, моның белән авылына, авылдашларына рәхмәтле, хөрмәтле булырга тиеш. Очрашып-күрешеп, аралашып яшәү матур гадәт, күркәм гамәл. Мондый бәйрәмнәр алга таба да дәвам итсен иде – дигән теләк белдерде бәйрәмне оештыручы Альбина Гайса кызы Халикова.
Шундый күркәм бәйрәм озак елларга халык хәтерендә калыр , очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр. Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, авылдашлары, туган-тумачасы, дус-ише белән очрашты, аралашты. Читтә яшәгән якташларны бергә җыеп, матур тамаша бүләк иткән мондый чаралар киләчәктә дә үтсен, дигән теләк белдереп таралышты халык. Мортаза авылының киләчәге дә шушы күркәм очрашу кебек гөрләп торсын, ямьле, нурлы булсын!