logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Районный Дом культуры»
муниципального района Стерлибашевский район
Республики Башкортостан

Минем туган телем

22 февраля 2024

21нче февраль — халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан авыл мәдәният йортында «Минем туган телем» дип исемләнгән уен узды.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Бүгенге чарада балалар телләргә кагылышлы сорауларга “Әйе, юк”, “Тылсымлы сүзләр” уенында, “Дуслык” викторинасында җавап бирделәр.
Халкыбызның мәкаль – әйтемнәрен, табышмакларын искә төшерделәр, милли бизәкләр белән таныштылар. Татар халкының “Чүлмәк вату”, “Капчык киеп йөгерү”, “Йөзек салу” уеннарын уйнадылар.
Мондый чаралар телебезне саклау, ярату һәм хөрмәт итү мөһимлеген искә төшерү максатында кирәк.