logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Районный Дом культуры»
муниципального района Стерлибашевский район
Республики Башкортостан

Яңа ел аяк баса

4 января 2024

Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде. Куганакбаш мәдәният йортында “Яңа ел белән!” диеп исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Кичәне авыл хакимияте башлыгы Хантимер Галиев авылдашларны якынлашып килүче Яңа 2024 ел белән тәбрик итүдән башлады. Төрле чараларда актив катнашучы авылдашларыбызга почет грамотасы һәм бүләк тапшырды, СВО да катнашучы егетләрнең гаиләләрен котлады. Шулай ук бәйрәм кичәсендә 50 ел бергә гомер итүче Вәрис һәм Рагыйдә Ягафаровларны тәбрикләү булды. Аларны күркәм юбилейләре белән авыл хакимияте башлыгы Хантимер Галиев, Куганакбаш авыл хуҗалыгы рәисе Юрис Синагулов, районнан килгән кунагыбыз Венера Шарипова һәм балалары, туганнары котлап үттеләр. Бәйрәм концерты программасы жыр һәм биюләр белән үрелеп барды, лотерея уены уйнатылды. Яна ел бәйрәмен күнелле итеп үткәрүгә зур өлеш керткән артистларыбызга, барлык уеннарга бүләкләр алуда ярдәм иткэн, авыл хуҗалыгы башлыгы Юрис Синагуловка зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Яңа белән, дуслар!!!🌲🌲🌲💫🌟