Версия для слабовидящих

#Оставайтесь_С_Нами / Рустам Галиев

23.10.2020

#Оставайтесь_С_Нами
Пойте о радости, пойте о грусти, пойте о чувствах и мыслях, мечтах…
Счастья вам, друзья, любви и благополучия! Берегите себя!
Рустам Галиев сегодня с нами. Пусть не гаснет творчества очаг! Аншлагов тебе, наш дорогой! Продолжай и дальше радовать нас своим прекрасным исполнением.

Зульфия Гизетдинова, режиссер-постановщик РДК: “Рөстәм Галиевның бу җырына клип төшерү алдыннан без җыр сүзләре авторы Алмаз Хәмзин белән элемтәгә кердек. Баксаң, җырның үзенчәлекле тарихы бар икән. Әлфис Кыямов, заманалар авырлашкан бер чорда Алмаз Хамзин белән “Эстрада белән генә тормыш көтеп булмый, заводка эшкэ китәргә кирәк…”дигән фикере белән уртаклаша. Алмаз Хәмзин аңа “Тавышың да матур, үзең оста музыкант, китмә, мин сиңа бик эчтәлекле җыр язып бирәм, көе дә әзер”- дип Рөстәм Вәлеев язган музыканы тыңлата. Җырның сүзләре чынлап та көенә тап килә ки, бу җыр халык арасында бик популяр булып китә. Иң мөһиме, Әлфис Кыямовның визит карточкасына әйләнгән бу җыр башкаручыга югары исем яулауда һәм аның исемен мәңгеләштерүдә үз өлешен кертә. “Әлфис, бакыйлыкка күчәр алдыннан миңа зур рәхмәтләрен җиткерде, вакытсыз китәсен сизгәндер инде, күрәсең…” дип истәлекләре белән уртаклашты Алмаз Наил улы телефон аша сөйләшүдә. Ә инде бу җырны безнең Рөстәм башкарачагын белгәч бик шатланды, уңышлар теләде. Чөнки, Стәрлебашка килгән бер сәфәрендә ул Рөстәмнең тавышы белән бик сокланып киткән иде. Чынлап та, Рөстәм Галиев башкаруында җырның искиткеч моңы йөрәкләргә үтеп керерлек тәэсир калдыра.”