Бәйрәмегез белән!
Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Хөрмәтле өлкәннәребезне котлау өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла. 28 сентябрь көнне Мортаза авылында яшәүче өлкәннәребез өчен, мәдәният эшмәкәрләре тарафыннан, бәйрәм концерты оештырылды.Җыр-моңга сусаган Мортаза авыл халкы бик әүдем каршы алдылар һәм мөкиббән китеп җырларыбызны тыңладылар. Авыл халкын хөрмәтләп, барып күңелләрен күргән өчен, рәхмәтләрен яудырдылар.
Кадерле әби-бабаларыбыз!
Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән!