logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Районный Дом культуры»
муниципального района Стерлибашевский район
Республики Башкортостан

Өлкәннәр көне – ул якты, изге бәйрәм!

30 сентября 2023

Турмайлылар Мәүлет бәйрәмен зурлап уздырдылар.
Өлкәннәр көне – ул якты, изге бәйрәм! Бу көн әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга аеруча игътибар бирә торган, җәмгыятебезнең өлкән буынга карата рәхмәтен, хөрмәтен белдерә торган бәйрәм.Шушы уңайдан мәдәният йортында бик матур чара узды. Хөрмәтле өлкәннәребезне Яңгырчы авыл биләмәсе башлыгы Дамир Зиннур улы котлап үтте. Шул уңайдан алтын туйларын билдәләп үткән юбилярларыбыз- Зилә апа белән Әхәт абый Гумеровларны тигезлектә, бәрәкәтле мул тормышта яшәүләрен теләп, бүләкләп үтте. Соңыннан Мәүлет бәйрәмен бәйрәм итү башланды, аннан ул Корьән аятләре һәм сүрәләр уку белән дәвам итте. Бу вазыйфаны Рәмилә Мидхәт кызы белән Мәгъния Гәрәй кызы башкарды. Җыелып вәгазьләр тыңлап, догалар укып, салаватлар әйтеп, теләкләр теләнде. Эльвира Батырова үзенең язган дини шигырьләрен бик матур итеп укыды. “Хәтирәкәй” ансамбле апалары Дини җырларны һәм мөнәҗәтләрне җиренә җиткереп башкардылар.Галия Мәсләү кызы башкарган мөнәҗәтләрне килгән кунакларыбыз тын калып тыңлады. Бәйрәмебез соңыннан чәй мәҗлесе белән дәвам итте. Өлкәннәребезгә бүләкләр әзерләп, чәй табынын үткәрергә ярдәм кулын сузган Ильдар Рим улы Гаскаровка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.Шулай итеп, елдагыча,өлкәннәребезне зурлаганыгыз өчен, Ходай үзегезне зурласын. Рәхмәтләр яусын сезгә!